tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ставрополь крае Губернаторы В. В. Владимиров белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ставрополь крае Губернаторы В. В. Владимиров белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ставрополь крае Губернаторы В. В. Владимиров белән очрашты

Бүген Ставрополь краенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Ставрополь крае Губернаторы Владимир Владимиров белән рәсми очрашуы булды.

Губернатор кунакларны сәламләде һәм Ставрополь крае белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең үсә баруына басым ясады, ике төбәк арасында мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен килешүләрне яңартырга кирәк булуын ассызыклады:

– Мәдәни элемтәләрне саклауга юнәлдерелгән килешүләрне яңартырга тәкъдим итәм. Татарстан Республикасында безнең дәүләт ансамбльләренең һәм, киресенчә, Татарстан коллективларынаң Ставрополь краенда гастрольләре булырга мөмкин. Без мәдәни алмашуга һәрвакыт әзер, – диде ул.

Шулай ук Губернатор төбәктә яшәүче татарларга ярдәм кулы сузу хакында сөйләде.

Васил Шәйхразыев Ставрополь крае җитәкчелеген сәламләде һәм җылы каршы алулары өчен зур рәхмәтен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды.

– 2018 елдан башлап Федераль округларда очрашулар үткәреп киләбез. Үзара тәҗрибә уртаклашуга нигезләнгән әлеге җыеннар бик әһәмиятле. Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдә яшәгән татарларгы төрле яклап ярдәм кулы сузарга әзер. Костюмнар, уен кораллары, китаплар, дәреслекләр белән һәрвакыт ярдәм итеп киләбез, – диде Милли Шура рәисе.

Чарада шулай ук Ставрополь крае Мәдәният министры Татьяна Лихачева, Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Афанасов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һ.б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*