tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30-еллык юбилеенда катнашачак
Васил Шәйхразыев Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30-еллык юбилеенда катнашачак

Васил Шәйхразыев Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30-еллык юбилеенда катнашачак

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Үзбәкстан республикасына китә. 8 нче апрельдә Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30-еллык юбилее узачак. Милли Шура рәисе әлеге тантаналы чарада катнаша. Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезне үзләренең җырлары белән татар эстрадасы артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Галимов һ.б. котлаячак. 30 ел дәвамында милли гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауда үзеннән зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Татарстан Президентының рәхмәт хатлары, Бөтендөнья татар конгрессы медальләре тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге узган гасырның 90 нчы елларында оеша. Үзәктә балалар һәм яшьләр өчен татар теле курслары эшли, татар халык җырларын һәм биюләрен башкаручылар арасында конкурслар оештырыла, милли мәдәни кичәләр үтә. Үзбәкстанда гомер итүче татарлар Сабан туе, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен оештыра, татар халкының М.Җәлил, Г. Тукай, Г. Исхакый кебек шәхесләренә багышланган чаралар оештыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*