tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Татар утары йортында балалар Сабан туенда катнаша
Васил Шәйхразыев Татар утары йортында балалар Сабан туенда катнаша

Васил Шәйхразыев Татар утары йортында балалар Сабан туенда катнаша

Ульяновск шәһәренең Идел аръягында урнашкан 1 нче мәхәллә – Татар утары йортында балалар Сабан туе башланып китте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Мондый Сабантуй биредә беренче тапкыр уза. Милли бәйрәмебез бик күңелле бара. Балалар төрле уеннарда катнашалар, җырлыйлар, бииләр. Кызлар һәм малайлар Татар йортында урнашкан совет чоры тормышын чагылдырган музей белән дә таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районында Татар утары – Ислам мәдәни-агарту үзәген ачу тантанасы узачак. Тантанада Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*