tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте уздырган чарада катнашты
Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте уздырган чарада катнашты

Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте уздырган чарада катнашты

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы һәм Хөсәен Фаизхановның тууына 200 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итү узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин катнашты.

Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев кунакларны сәламләде һәм әлеге бәйрәм белән котлады. Шулай ук Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировка “Татар тарихы” китапларын тапшырды.

Гаяз хәзрәт Закиров яңадан Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе вазыйфасына сайланды. Васил Шәйхразыев Гаяз хәзрәт Закировны әлеге вазыйфага сайлануы белән тәбрик итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*