tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русских белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русских белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русских белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев бүген эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсендә. Ульяновск шәһәрендә аны губернатор администрациясенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр эшләре буенча идарә башлыгы Сергей Паховский һәм Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин каршы алды.

Васил Шәйхразыевның эш сәфәре Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Юрьевич Русских белән очрашудан башланды. 2022 нче елда Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туе узачак. Милли Шура рәисе Алексей Русскихка өлкәдә Сабан туен уздыру мөмкинлеген тудырган өчен зур рәхмәтен җиткерде. Шулай ук алда торган Россиякүләм сайлауларда уңышлар теләде.

Губернатор вазыйфаларын башкаручы Алексей Русских Васил Шәйхразыевка октябрь аенда Сембер төбәгендәге татар автономиясе вәкилләре белән очрашу теләге барлыгын белдерде. Сөйләшү барышында Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин да катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсендә Федераль Сабантуе 2006 нчы елда Димитровград шәһәрендә, 2009 нчы елда Ульяновск шәһәрендә, ә 2016 нчы елда Кулатка авылында Бөтенроссия авыллар Сабан туе узган иде.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*