tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә Ифтар мәҗлесендә катнашты
Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә Ифтар мәҗлесендә катнашты

Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә Ифтар мәҗлесендә катнашты

Бүген Ульяновск өлкәсе мөселманнары Ифтарга җыелды. Өлкәкүләм оештырылучы мәҗлескә 4меңнән арты кеше чакырулы. Быел ул 14 нче тапкыр оештырыла. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев, Ульяновск өлкәсе губернаторы А.Ю. Русских һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Шулай ук Татарстанның Буа, Тәтеш һәм Спас муниципаль районнары башлыклары да килгән.

Васил Шәйхразыев: “Рамазан аенда татар халкы авылларда да, шәһәрләрдә дә бергәләшеп Ифтар мәҗлесләренә җыела. Көн буе ураза тотканнан соң, бергәләп авыз ачу, аралашу матур гадәткә әйләнде. Бу безнең  шулай ук бердәмлегебез хакында сөйли. Шуның үрнәге булып, Ульяновск өлкәсендә дә быел Ифтар мәҗлесе 14 нче тапкыр оештырыла. Мондый очрашулардан тыш, изга айда бер-беребезгә ярдәмләшеп тә яшибез. Донбасста авыр хәлдә калган ватандашларыбызга ярдәм йөзеннән кием-салым, кирәк-яраклар, азык-төлек туплап, 300 тонна гуманитар ярдәм җибәрдек. Бу эштә татар эшмәкәрләре зур булышлык күрсәтте,” -дип белдерде.

Ифтар мәҗлесендә “Минем авылым мәчете тарихы” дип исемләнгән конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, “Сембер” татар эшмәкәрләре оешмасы турында фильмнар тәкъдим ителде. Коръән аятләре укылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*