tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Урта Әләзән авылының 1 нче һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды
Васил Шәйхразыев Урта Әләзән авылының 1 нче һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды

Васил Шәйхразыев Урта Әләзән авылының 1 нче һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пенза өлкәсендә.

Ул Урта Әләзән авылының 1 нче һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды. Мәктәпләрдә хәзерге вакытта 818 һәм 533 укучы белем ала. Васил Шәйхразыев биредә татар теле дәресен һәм балалар куелышындагы спектакльне карады.

Урта Әләзәндәге гомуми белем бирү мәктәпләре белемнең беренчел чыганагы булып тора һәм нәкъ менә алар төп уку курсын тәкъдим итәләр. Мәктәптә бөтен юнәлешләр дә үстерелә. Программа кысаларында футбол мәйданчыгы төзелгән. Кыш көне ул хоккей мәйданчыгына әверелә. Татар теле һәм әдәбияты беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр укытыла. Дүртенче-бишенче сыйныф укучылары ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә. Мәктәптә тегүчеләр түгәрәге эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*