tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале катнашучыларын сәламләде
Васил Шәйхразыев “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале катнашучыларын сәламләде

Васил Шәйхразыев “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале катнашучыларын сәламләде

Бүген Г.Камал исемендәге театр каршында “Уйнагыз, гармуннар!” халык бәйрәме уза. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, милләттәшләр! Сезнең һәрберегез белән Бөек Тукай телендә исәнләшәм! Исәнмесез! Бүгенге Республика, Казан шәһәре көнендә без төбәкләрдә иҗат итүче милләттәшләрне җыеп зур бәйрәм уздырабыз. Сезгә шундый татар җанлы булган өчен, бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт! Татар халкы һәрвакыт җырлы-моңлы булды. Шундый бәхетле һәм бердәм булып калыйк! Татарстаныбыз һәрвакыт безне колачын җәеп каршы алсын! Сәламәтлек, исәнлек, бәхет телим!, – диде Милли Шура рәисе.

Шулай ук ул «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында алынган тальяннарны “Хәзинә” тальянчылар халык ансамбленә, “Гармоника” гармунчылар ансамбле, “Чүпрәле егетләре” гармунчылар ансамбле, “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге, Кукмара “Баламишкин” гармунчылар ансамбле, “Чулман моңнары” гармунчылар ансамбле, “Әмир тальянистлары” ансамбльләренә тапшырды.

«Уйнагыз, гармуннар!» – беренче тапкыр 1985 елда оештырылып, быел инде 38 нче тапкыр уздырылучы, чын мәгънәсендәге халык бәйрәме. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда корылган сәхнәдән дә, Бауман урамы буйлап Кремльгә чаклы сузылган парадтан да татар моңы, татар җыры яңгыраячак! Кремль яр буендагы сәхнәдә концерт дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*