tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак мәйдан белән танышты
Васил Шәйхразыев XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Васил Шәйхразыев XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мордовия Республикасына килде. Бүген биредә XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен оештыру комитетының  чираттагы утырышы узачак. Эшлекле сәфәрдә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Шакиров катнаша.

Әлеге чарага кадәр Милли Шура рәисе Сабан туе узачак мәйдан белән танышты. Аны биредә барган әзерлек  эшләре белән  Мордовия Республикасы Хөкүмәте рәисе Владимир Сидоров таныштырды.

XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе 2022 нче елның 1 нче июлендә Ләмбир, ә 2 нче июльдә  Аксун (Аксеново) авылында узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия татар авыллары ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

XII Бөтенроссия татар  авыллары Сабан туена Татарстан Президентының да килүе  көтелә. Вице-премьер Васил Шәйхразыев Президент программасына кертелгән социаль объектлар белән дә танышып чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*