tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XXI Федераль Сабантуйны әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты
Васил Шәйхразыев XXI Федераль Сабантуйны әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев XXI Федераль Сабантуйны әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев 2021 елда Ханты-Манси автономияле округы–Юграда XXI Федераль Сабантуйны әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырыш Нижневартовск шәһәренең Үзәк китапханәсендә узды.

Утырышта Ханты-Манси автономияле округы – Югра Губернаторының беренче урынбасары А.В. Шипилов, Нижневартовск шәһәре башлыгы В. В. Тихонов, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе
А. Р. Сафин, “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Ф. Ф. Латыйпов һ. б. катнашты.

Эшлекле очрашу кысаларында җитәкчеләр XXI Федераль Сабантуйны уздыруга әзерлек турында фикер алыштылар. XXI Федераль Сабантуй программасы һәм логотибын раслау турында, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда эпидемиологик хәлне исәпкә алып, милли бәйрәмдә катнашучы Россия Федерациясе субъектлары делегацияләре  саны һәм иҗат коллективларына кагылышлы докладлар яңгырады.

Исегезгә төшерәбез, быел Федераль Сабантуй 19 июнь көнне Нижневартовск шәһәрендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*