tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Якутск шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев Якутск шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Якутск шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саха(Якутия) Республикасына эш сәфәре барышында, биредәге Татар мәдәнияте үзәгенә килде. Аны милләттәшләребез каршы ала.

Васил Шәйхразыевны  “Туган як”  Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән аның рәисе Игорь Хәлилов таныштырды. Милли Шура рәисе милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы чаралар хакында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, үзәкнең күп еллар дәвамында үз офисы юк иде. Узган ел Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш Федераль округына сәфәре вакытында, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе А.В.Тарасенко белән очрашуда, әлеге мәсьәләне хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте. Шул очрашудан соң, Якутия татарлары офислы булды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*