tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутск шәһәрендә “Татарстан скверы” барлыкка киләчәк
Якутск шәһәрендә “Татарстан скверы” барлыкка киләчәк

Якутск шәһәрендә “Татарстан скверы” барлыкка киләчәк

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Саха (Якутия) Республикасына сәфәре дәвам итә. Бүген ул “Татарстан сверы” булачак урынны карады. Аңа нигез ташы Татарстан көннәре кысаларында салыначак. Чаралар 24-25 июнь көннәрендә Якутск шәһәрендә уза.

Сквер өчен тәкъдим ителгән урыннарны карауда Васил Шәйхразыев белән бергә Саха(Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Мясников, шулай ук Хөкүмәт һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, баш архитектор катнашты.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев биредәге Халыклар Дуслыгы йортында да булды. Ул Якутиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре оешмаларының эшчәнлеге белән таныша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*