tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Якутск шәһәрендә Татарстан көннәре чаралары узачак объектлар белән танышты
Васил Шәйхразыев Якутск шәһәрендә Татарстан көннәре чаралары узачак объектлар белән танышты

Васил Шәйхразыев Якутск шәһәрендә Татарстан көннәре чаралары узачак объектлар белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутск шәһәрендә. Биредә ул 22-24 июньдә узачак Татарстан көннәрен үткәрү урыннарын карады. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

Милли Шура рәисе төп объектлар белән танышты: «Якутск» IT-паркы, А.Е. Кулаковский исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Халыклар дуслыгы йорты, Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты, Милли сәнгать музее, Балалар сәнгать мәктәбе, Д. К.Сивцев-Суорун Омоллон исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры, «Татарстан» скверына нигез салыначак урыннар һәм башкалар.

Татарстан Көннәре кысаларында, күп кенә чаралар белән беррәттән, биредә якутларның Ысыах бәйрәме һәм татар халык бәйрәме Сабантуй да узачак. Хәзер чараларга әзерлек бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*