tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Йолдыз авылының Координацион совет вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Йолдыз авылының Координацион совет вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылының Координацион совет вәкилләре белән очрашты

Бүген, 6 июнь, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде.

Биредә Васил Шәйхразыев Йолдыз авылының Йолдыз авылының Координацион совет вәкилләре белән очрашты. Янгын фаҗигасеннән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Бөтендөнья татар конгрессы төзеләчәк йорт урыннарын коймалар белән тоту өчен Йолдыз авылына бер фура кирәкле материаллар алып килде.

Очрашуда Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков, вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Андрей Косовских, Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов,Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Бөтенроссия татар авыллары ассоциясе рәисе Фәнир Галимов, «Кургансемена» АҖның генераль директоры Марат Исламов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев һәм авылның Иҗтимагый советы әгъзалары катнашты.

Йолдыз (Эчкен) авылында Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте йорт төзелешен башлап җибәрде. Фәнир Галимов җитәкчелегендәге “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы да бер йорт төзү турында игълан итте. Шулай ук Удмуртия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дә үз төбәкләрендәге татар эшмәкәрләре ярдәме белән бер йорт төзергә җыенуын хәбәр бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*