tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Әмирхан Еники хикәяләре мотивлары буенча төшерелгән фильмның премьерасы була
Мәскәүдә Әмирхан Еники хикәяләре мотивлары буенча төшерелгән фильмның премьерасы була

Мәскәүдә Әмирхан Еники хикәяләре мотивлары буенча төшерелгән фильмның премьерасы була

6 июньдә Мәскәүдә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники прозасы мотивлары буенча төшерелгән «823нче километр» фильмның премьерасы була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинокартина язучының «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләренә нигезләнгән. Сюжетта үзенең тиздән үләчәген тойган язучы турында бәян ителә. Ир-атның туган иленә кайтасы килә, әмма улы, зур уңышларга ирешкән кинорежиссер моны аңламый, шуның аркасында алар арасында низаг куба.

Тамашачылар шулай ук фильмны төшерүчеләр белән оештырылачак иҗади очрашуда да катнаша ала. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*