tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Юсиф Абдуллаев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Юсиф Абдуллаев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Юсиф Абдуллаев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әзербайҗан Республикасы экспорт һәм инвестицияләрне хуплау агентлыгы AZPROMO җитәкчесе Юсиф Абдуллаев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез,18 июнь көнне Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Сабан туе беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә югары кунаклар катнашында узачак.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашачак.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Әлмәт районы ярдәме белән уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*