tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бакуда узасы Сабантуйга соңгы әзерлек эшләрен карады
Васил Шәйхразыев Бакуда узасы Сабантуйга соңгы әзерлек эшләрен карады

Васил Шәйхразыев Бакуда узасы Сабантуйга соңгы әзерлек эшләрен карады

18 июнь көнне Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Сабан туе беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә югары кунаклар катнашында узачак.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Әлмәт районы ярдәме белән уздырыла.

Бүген Васил Шәйхразыев Әзербайҗан икътисад министры беренче урынбасары Эльнур Алиев белән Сабантуйга соңгы әзерлек эшләрен карады. Барлык мәйданчыкларда да әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*