tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасында гомер итүче милләттәшләр белән очрашты
Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасында гомер итүче милләттәшләр белән очрашты

Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасында гомер итүче милләттәшләр белән очрашты

Бүген, 16 сентябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасында гомер итүче милләттәшләребез белән очрашты. Чара Үзбәкстан Республикасының мәдәният министрлыгы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты бинасында узды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин, Джизак өлкәсенең “Идел” татар-башкорт милли мәдәни үзәге җитәкчесе Әхәт Гыйззәтуллин, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзасы Рәйхан Фәхәргалиева һәм Ферганә өлкәсенең татар милли мәдәни үзәге җитәкчесенең урынбассары Альбина Ильясова катнашты.

-Чит илләрдә булган татар халкының күбесе Үзбәкстанда. Сез инде барыгыз бергә тату яшисез. Безнең төп теләк милләтне саклап калып, аны теле һәм дине белән алга алып бару , – диде Васил Шәйхразыев.

Очрашуда Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын һәм медальләрен тапшырды.

“Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара Берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзалары Рәйхан Фәхәргалиева, Таһир Шәйхинуров, Рената Шәйхинурова, Нурия Сәйфуллина һәм Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең актив әгъзасы Сәрвиназ Кәримова бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен “Бөтендөнья татар конгрессы”ның Рәхмәте хаты белән Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең актив әгъзалары Руслан Хәсәнов, Ринат Яруллин, Илгиз Хөснетдинов һәм Мирзокир Мирсәгыйтов бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*