tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Бүген Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко белән очрашты.

Шулай ук Омск шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашу узды. Милли Шура рәисе мәчет белән таныша. Үзәк гыйбадәтханә 1997 нче елда ачылган. Биредә дини бәйрәмнәр, никахлар уздырыла, Коръән уку буенча дини дәресләр үтә, якшәмбе мәктәбе эшли.

Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗановка Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында сөйләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*