tatruen
Баш бит / Слайдер / Чүпрәле мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Чүпрәле мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Чүпрәле мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 28нче көнендә (16нчы июльдә), Чүпрәле районы Яңа Чәке авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, тирә-як авылларның мәчет имамнары, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты.

Яңа Чәке авылында мәчет булдыру фикере – Илдар Шәрәфетдиновныкы. Ул мәрхүм булган әти-әнисенең йортын мәчет бинасы итү фикерен шушы авылны җитәкләгән Рафаил Алимовка белдерә. Җитәкче бу фикерне күтәреп ала һәм ул авылдашлар күңеленә дә хуш килә. Мәчет ачу барышында чыгыш ясаучылар әйтүенчә, читтә яшәүче яңачәкелеләр дә бу тәкъдимгә кушыла һәм төрлечә ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә Яңа Чәке авылында 74 кеше генә яшәсә дә, мәчетне төзүгә һәркем өлеш кертергә, эшләрне җиренә җиткереп, тиз арада башкарып чыгарга тырыша. Мәчетне исә нигезнең хуҗабикәсе, үзе дә динебезне хөрмәтләп яшәгән Гөлсәйран исеме белән атыйлар.

Тантанада катнашучыларны Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, бик үтемле вәгазь сөйләде, мәчет төзүдә зур хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хәзрәт үз чыгышында авылларыбызны, тамырларыбызны, телебезне, динебезне сакларга чакырды. “Иң бәхетсез кеше – ата-ана каберен зиярәт итә алмаган кеше. Иң бәхетле һәм хәерле кеше булып исә ата-анасы өчен дога кыла белгән, яшәгән вакытында игелекле гамәлләр кылган кеше санала”, – диде ул.

Бу көнне Яңа Чәке авылында мәчетнең имамы да сайланды. Бу вазифаны авыл халкы Илдар Шәрәфетдиновка йөкләде. Тантана корбан ашы һәм җәмәгать белән өйлә намазы уку белән төгәлләнде.

2022нче елда Яңа Чәке авылында мәхәллә тарафыннан бертавыштан мәчет булдыру фикере кабул ителә һәм бу изге ният бер ел эчендә тормышка ашырыла. Мәчет 40 кеше өчен исәпләнгән, газ, ут, су кергән, әйләнә-тирәсе коймалар белән тотылган. Мәчеттә дәрес алу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортыннан дини әдәбият кайтартылган. 2023нче елның көзеннән мәчет каршындагы курсларны башлап җибәрү планлаштырыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Яңа Чәке авылында мәчет ачылганнан соң, Чүпрәле мөхтәсибәтендә 27 мәчет халыкка хезмәт күрсәтә башлады.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*