tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Милләтара һәм конфессияара гуманитар ярдәм үзәге эшчәнлеге белән танышты
Васил Шәйхразыев Милләтара һәм конфессияара гуманитар ярдәм үзәге эшчәнлеге белән танышты

Васил Шәйхразыев Милләтара һәм конфессияара гуманитар ярдәм үзәге эшчәнлеге белән танышты

2023 елның 12 июнендә Омск шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, яңа һәм чик буе төбәкләренә ярдәм итү өчен “Милләтара һәм конфессияара гуманитар ярдәм үзәге” ачылды. Мондый үзәк Россиядә беренче тапкыр ачыла.

Омск өлкәсенә эш визиты барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев әлеге үзәк эшчәнлеге белән танышты.

Үзәкне булдыру инициативасы белән Омскиның милли һәм дини оешмалары чыга, алар махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. Үзәкнең бурычы – махсус хәрби операция катнашучыларына гуманитар ярдәм җыю буенча эшне үзәкләштерү, бер урынга туплау. Үзәк – мәдәниятара хезмәттәшлек өчен дә ачык мәйданчык булыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*