tatruen
Баш бит / Слайдер / Төркиядә Евразия язучылар берлеге журналы июль санын Гаяз Исхакыйга багышлаган
Төркиядә Евразия язучылар берлеге журналы июль санын Гаяз Исхакыйга багышлаган

Төркиядә Евразия язучылар берлеге журналы июль санын Гаяз Исхакыйга багышлаган

Төркиядә чыгып килүче «Кардәш каләмнәр» әдәби-нәфис популяр журналының июль саны Гаяз Исхакыйга багышланган. Анда татар әдибе һәм җәмәгать эшлеклесенең тормышы, иҗаты, сәяси эшчәнлегенә кагылышлы 14 мәкалә урын алган.

Журнал Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан әзерләнгән. Анда Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь һәм язучы Рифә Рахман, КФУ галиме Хатыйп Миңнегулов, Татарстан фәннәр академиясе галимнәре Ким Миңнуллин, Дания Заһидуллина, Фәния Фәйзуллина, Гөлчирә Ханнанова, Ләйлә Гарипова, Эльмера Галимҗанова, Зөфәр Рәмиев каләменнән төшкән фәнни әсәрләр тәкъдим ителгән.

Евразия язучылар берлегенең нәшер органы булган әлеге басмада Гаяз Исхакый иҗаты буенча төп белгечләрнең берсе – мәрхүм галим Флүн Мусинның «Гаяз Исхакый – милли идеолог һәм лидер» исемле мәкаләсенә дә урын бирелгән.

Төрек галиме, Мимар Синан исемендәге университет профессоры Исмәгыйл Түркоглу «Гаяз Исхакыйга хатлар» дигән күләмле мәкаләсен «Кардәш каләмнәр» өчен махсус язган. Әсәрдә сүз Муса Бигиев, Садри Максуди, Закир Кадыйри Уган, Хәмит Зөбәер Кошай, Габдулла Баттал Таймас, Мәһмәт Әмин Рәсулзадә, Осман Коҗаоглу, Сәгадәт Чагатай, Рәис Дәүләтшаһ, Салих Сәркатип кебек чорның татар-төрек дөньясы киләчәген кайгыртучы шәхесләрнең Гаяз Исхакыйга язган хатлары турында бара.

Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрә һәм «Кавказ» университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин журнал укучылары игътибарына «Гаяз Исхакый әсәрләрендә актуаль проблемалар» исемле әсәрен тәкъдим иткән. Журнал битләрендә Габдулла Тукайның Гаяз Исхакый һәм аның тарафтарларына багышлап язылган шигырьләрен, күренекле галим һәм татар-төрек сәясәтчесе Йосыф Акчураның «Гаяз әфәнде» дигән мәкаләсен дә укырга мөмкин.

«Кардәш каләмнәр» журналының баш мөхәррире Якуп Өмәроглу кереш сүздә Гаяз Исхакыйны милли көрәшче буларак таныткан.

«Аның исеме һаман да Идел-Урал атамасы белән бергә искә алына, ул һаман да бөтен идел-ураллыларны берләштерүгә хезмәт итә», – дигән ул.

Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышлап чыгарылган «Кардәш каләмнәр» журналында урын алган шигырь һәм мәкаләләр Чулпан Зариф-Четин, Рамилә Яруллина-Йылдырым һәм татарча белүче Төркия галимнәре Альп Әрән Демиркая, Фатих Экиҗи, Эрхан Каракүз, Бәкзат Бәкбулат, Гүлшаһ Йылмаз, Фатма Җанболат Җанал һ.б. тарафыннан тәрҗемә ителгән.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*