tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак
Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак

Мөхәррам аеның 1нче көнендә (19 июльдә), Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Исән булса, аңа быел 4нче сентябрьдә 60 яшь тулыр иде.

19нчы июльдә иртәнге сәг. 08.00-дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре Казанның Самосыровода урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак.

Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Татар телен саклап калуда һәм аның үсешендә “Иман” нәшриятының керткән өлеше: тарих һәм хәзерге заман” дип исемләнгән конференция узачак. Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров ассызыклаганча, фәнни җыенда дин һәм дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре катнашачак. Алар арасында – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. Катнашучылар хәзерге заман шартларында күпьеллык мирасны саклап калу һәм популярлаштыру юллары хакында фикер алышачак.

Утырышта шулай ук Апанай мәдрәсәсенең хәзерге эшчәнлеге тәкъдим ителәчәк. Биредә белем бирү, мәгърифәтчелек, китаплар нәшер итү юнәлешләре алып барыла.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*