tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Виталий Хоценко белән очрашты
Васил Шәйхразыев Виталий Хоценко белән очрашты

Васил Шәйхразыев Виталий Хоценко белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә.

Биредә Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов, Омск шәһәренең “ИБИР” татар милли-мәдәният мохтариятенең башкарма директоры Марат Катыров, Омск өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Анастасия Терпугова, Омск шәhәренең “Иртыш” Өлкә татар милли-мәдәни узәгенең башкарма директоры Наил Марятов катнашты.

Очрашуда сүз Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендә, аерым алганда Омск өлкәсендә татар этносы традицияләрен һәм мәдәниятләрен саклауга керткән өлеше турында барды. Виталий Хоценко татарларның Омск өлкәсендә күп санлы халыкларның берсе булуын, 5 татар милли җәмгыяте эшләп килүен, татар авыллары булуын әйтте.

– Үзегезнең тыгыз графигыгызда вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Безнең субъектлар арасындагы  хезмәттәшлек килешүе, узара мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгып бара, – дип сәламләде Васил Шәйхразыев. Шулай ук Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында сөйләде.

Очрашуда Каракүл авылында булган янгын турында да сүз барды. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 6 маенда Омск өлкәсенең Каракүл авылында зур фаҗига була. Урманнан килгән ялкын татар авылының яртысын кара күмергә әйләндерә.

-Бөтендөнья татар дөньясы белән авылны торгыздык. Шундый ук үрнәк быел Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында булды. Бу фаҗига да безне берләштерде, – диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисенең эш сәфәренең төп сәбәбе – Большеречье районындагы “Старина Сибирская” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында татар утарының төзелеше белән танышу. Васил Шәйхразыев утарны бергә ачу тәкъдимен җиткерде һәм музейны хезмәткәрләр белән тәэмин итү үтенечен әйтте. Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко әлеге үтенечне хуплады.

Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән вафатыннан соң махсус хәрби операциядә һәлак булган Омск өлкәсе Тәвриз районы имамы Руслан хәзрәт Вахитовны бүләкләгән өчен рәхмәт җиткерде. Медальне XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Руслан хәзрәтнең улы Марат Вахитовка тапшырган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*