tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсендә «Уйна гармун» телевизион фестивале узды
Новосибирск өлкәсендә «Уйна гармун» телевизион фестивале узды

Новосибирск өлкәсендә «Уйна гармун» телевизион фестивале узды

10-16 июльдә Новосибирск өлкәсендә VII Халыкара Геннадий Заволокин исеменә багышланган «Уйна гармун» телевизион фестивале узды. Фестивальдә меңнән артык катнашучы булды. Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 228 коллектив һәм башкаручы, гармунчы, вокалист катнашты. Шулай ук Германия, Израиль, Казахстан, Белоруссиядән чит ил вәкилләре дә катнашты. Татарстаннан конкурста Залесный мәдәни үзәгенең гармунчылар халык ансамбле җитәкчесе Ринат Мөхетдинов катнашты һәм Халыкара конкурс лауреаты исеменә лаек булды (Ринат Сабирович 2022 елда Россиянең иң яхшы ун гармунчысы «Алтын унлык» исемлегенә керде). Ринат Сабировичны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Ринат Сабировичны фестивәлгә юллауда зур ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессы курсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*