tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәләкәс Сабан туе
Мәләкәс Сабан туе

Мәләкәс Сабан туе

Димитровград шәһәренең Западный паркында ул көнне иртәдән кичкә кадәр татар музыкасы яңгырады. 24 июньдә биредә шәһәребезнең татар автономиясе тарафыннан оештырылган милли бәйрәм – Сабан туе гөрләп узды.

Бу бәйрәм әби-бабайлар безгә рухи мирас итеп тапшырып калдырган гореф-гадәтләрне, традицияләрне күз карасы кебек саклый. Ул күп еллар буена буыннан-буынга тапшырылып килә. Шуңа күрә мәйданга бала-чагадан алып, әби-бабайларга кадәр – шәһәр халкы һәм тирә-як авыллардан бик күп кеше җыелды.

Бәйрәмдә өлкә һәм шәһәребезнең төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Димитровград татар автономиясе рәисе Марат Вәлиев, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутатлары Габдулхак Мурзаханов, Рамил Хайруллин, 22 нче санлы мәктәп директоры Мөнирә Джумаева үзләренең котлау сүзләрен яңгыратты һәм халыкны бердәм булырга чакырды. Мәчетебезнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръән сүрәләре укып, алдагы көннәрдә дә тынычлык, исәнлек һәм бәхет насыйп итүен теләп дога кылдырды. Шулай ук милләттәшләребезне Аксубай районы вәкилләре сәламләде.

Сабантуйда балалар өчен уен, күңел ачу мәйданчыклары эшләде. 22 нче мәктәп коллективы тарафыннан оештырылган чараларда балалар һәм өлкәннәр бик теләп катнаштылар.

Кул эшләре осталары күргәзмәсе әкият дөньясын хәтерләтте. Милли киемле автономия әгъзалары әзерләгән тәм-томнар белән чәй эчәргә теләүчеләр шактый җыелды. “Өмет” газетасына язылырга өлгермәгәннәрне танылган шагыйрә, күп китаплар авторы Гөлсинә Ханәфи “Өмет”ле итте.

Милләттәшләребез Аксубай районы артистлары һәм шәһәрнең сәнгать осталарына кушылып, җырлап, биеп күңел ачтылар. Соңгы елларда Сабан туен башка милләт вәкилләре дә яратып, үз итеп өлгерде. Аларның бәйрәмдә күңел ачып, ял итүләре шул хакта сөйли.

Сабантуйның йөзек кашы булып саналган көрәш мәйданы ир-егетләр белән шыгрым тулы иде. Көчле затларның бил алышуын карап тору – үзе бер куаныч. Сабантуй батыры булып калган Руслан Абдульмяновка тәкә бүләк ителде.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*