tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхрәзиев эш сәфәре белән Касыйм шәһәренә килде
Васил Шәйхрәзиев эш сәфәре белән Касыйм шәһәренә килде

Васил Шәйхрәзиев эш сәфәре белән Касыйм шәһәренә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсенең эш сәфәре белән Касыйм шәһәренә килде. Биредә аны Рязань өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Бикуев каршы алды.

10 июньдә биредә Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәлен ачу тантанасы була. Бүген Милли Шура рәисе чаралар узачак урыннар белән танышачак.

Чара Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел, Касыймовның 870 ел тулу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан үткәрелә. Биредә Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә Җомга намазы, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм концерты, юбилей даталарына багышланган күргәзмәләр көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*