tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Венада беренче мәртәбә Сабан туе үтте
Венада беренче мәртәбә Сабан туе үтте

Венада беренче мәртәбә Сабан туе үтте

Күптән түгел Австрия башкаласы Вена шәһәрендә беренче мәртәбә Сабан туе оештырылды. Бәйрәм каланың үзәк паркларының берсе булган “Дунай” бакчасында үтте.

Австриядәге Сабан туеның төп оештыручысы –  “Мирас” татар җәмгыяте. Бәйрәмдә  булганнар әйтүенчә, анда 400 ләп милләттәшебез җыелган булган, алар арасында Татарстаннан килгән кунаклар да бар иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров милләттәшләребезне бәйрәм белән котлады, ә татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Динар Байтемиров җырлары белән куандырды. Танылган музыкант Муса Маликов та милли көйләребезне яңгыратып дәртләндереп торды.

Вена Сабан туена РФ нең Австриядәге илчелеге хезмәткәре Игорь Никитин да катнашты.

“Мирас” оешмасының җитәкчесе: Рева Рюдиссер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*