tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 73 ел руль артында

ВИДЕО: 73 ел руль артында

Ул беренче тапкыр руль артына моннан 73 ел элек сугыштан соң, 13 яшендә утыра. Ул чакта авылдагы ирләрнең байтагы яу кырында ятып кала, кире әйләнеп кайтканнарының да күбесе инвалид-я аяксыз, я кулсыз була. Шуңа күрә бөтен хезмәт хатын-кызлар һәм балалар кулына кала. Сүзебез Чүпрәле районында туып-үскән, бүген Ульяновскида гомер итүче 86 яшьлек Мөстәкыйм ага Мөлеков турында бара. Тугызынчы дистәне ваклаучы хезмәт ветераны әле бүген дә руль артында. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин аның 1972 нче елгы ГАЗ-21 автомобиленә утырып борынгы Сембер урамнарыннан узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*