tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Акчуриннар нәселе Россиянең татар һөнәри эшмәкәрлегенә нигез салучылар булып санала
ВИДЕО: Акчуриннар нәселе Россиянең татар һөнәри эшмәкәрлегенә нигез салучылар булып санала

ВИДЕО: Акчуриннар нәселе Россиянең татар һөнәри эшмәкәрлегенә нигез салучылар булып санала

Мәгълүм булганча, 19 нчы гасыр уртасында борынгы Сембер төбәгендә гомер иткән Акчуриннар нәселе Россиянең татар һөнәри эшмәкәрлегенә нигез салучылар булып санала. Соңрак алар эшен шушы якларда яшәүче Алеевлар, Бахтеевлар, Абушаевлар һәм башкалар дәвам итә. Алар еллар дәвамында эшмәкәрлек итү белән бергә хәйриячелек эшендә дә актив катнашалар-мәчетләр салып, мәдрәсәләр ачалар, мохтаҗларга ярдәм итеп яшиләр…

Бүген Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелеге данлыклы якташларының туганнарын эзләп табу һәм алар турында китаплар чыгару, истәлек такталары ачу буенча зур эш алып бара. Шәһәрнең милли китапханәсендә борынгы Сембер сәүдәгәрләрләренә һәм аларның хәйриячелек эшчәнлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Шул ук көнне 18-19 нчы гасыр татарлары хакында китаплар авторы, тарих фәннәре кандидаты Римма Вилданова белән очрашу узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*