tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Апас театрына 100 ел

ВИДЕО: Апас театрына 100 ел

Узган гасырның 70-80 нче елларыннан бирле Апас районы авылларында дистәгә якын татар халык театрлары, фольклор коллективлары эшләп килә. Һәр авылның мәдәният йортында һәм хәтта кечкенә авыл клубларында да балаларга һәм өлкәннәргә үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә шөгылләнү өчен шартлар тудырылган. Яңа елның беренче көннәрендә бүгенге район үзәге Апаста тәүге тапкыр спектакль куелуга 100, ә халык театры оешуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм тантаналары узды. Бу көнне бәйрәмгә килүчеләр бер гасыр элек булган вакыйгаларны искә төшереп, илле ел элек халык театрында чыгыш ясаган үзешчәннәрне котлады. Алар арасында безнең хәбәрчебез Рамис Сафин да бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*