tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Апаста семинар

ВИДЕО: Апаста семинар

Россия өлкәләрендә эшләүче татар милли-мәдәни автономияләр үтенече буенча берничә ел элек Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республика районнарын төбәкләргә куратор итеп билгеләү турында карар чыгарган иде. Узган еллар мондый башлангычның ике як өчен дә файдалы һәм кирәкле икәнен раслады. Татарстанның Апас районы күрше Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия респбуликасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән иде. Аның кысаларында Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында семинар узды. Анда яңгыраган кайбер фикер-тәкъдимнәрне Рамис Сафин тыңлап кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*