Татарстанның “Нур” татар дәүләт театры гастрольләрен Казан тамашачысы һәрвакыт көтеп ала. 24-27 нче февраль көннәрендә артистлар башкалага 5 спектакль алып киләчәк. “Дөнья” студиясендә кунакта “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин булды һәм үз театрларының эшчәнлеге, Казанга гастрольләре хакында сөйләде.