tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсе ачыла
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсе ачыла

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсе ачыла

10 февральдә Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның 70 яшьлеге уңаеннан күргәзмә ачыла. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.

Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов — рәссам, график, монументалист. Ул 1951 елның 4 маенда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. 1980 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлый.

Рәссам 1972 елда республика, зональ, төбәк, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнаша башлый. Ул — СССР, Россия, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*