tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе Мәдәният министры Наталья Ярославцева белән очрашты
Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе Мәдәният министры Наталья Ярославцева белән очрашты

Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе Мәдәният министры Наталья Ярославцева белән очрашты

8 февральдә Новосибирск шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе Мәдәният министры Н.В. Ярославцева белән очрашты.

Төп мәсьәлә буларак социомәдәни интеграция торды. Билгеле булганча, узган елның көзендә Новосибирскиның Дзержинск районында Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Тантанада Шәйхразыев та катнашты. Ул бинаның ишек алдына яшь үсентеләр утыртты. Бүгенге очрашуда Милли Шура рәисе әлеге чара татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен үрнәк булып торуын ассызыклады.

Ярославцева, үз чиратында, ике төбәк арасында дустанә мөнәсәбәтләр ныгый башлануына рәхмәт белдерде. “Хәзердән Сабантуйга әзерлек бара. Бездә инде Буа районыннан делегация булып китте”, – диде мәдәният министры.

Белешмә өчен. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Новосибирск өлкәсендә 24158 татар яши.

2019 елда биредә Федераль Сабантуй уздырылды. Ул чакта мәртәбәле кунак булып чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*