tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Себер мөселманнары дөньясы” күргәзмәсе экспонатлары белән танышты
Васил Шәйхразыев “Себер мөселманнары дөньясы” күргәзмәсе экспонатлары белән танышты

Васил Шәйхразыев “Себер мөселманнары дөньясы” күргәзмәсе экспонатлары белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Новосибирск өлкәсенә сәфәре барышында шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә аны мөфти, Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Сәлим хәзрәт Шакирҗанов һәм Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаиль хәзрәт Сөләйманов каршы алды. Мәчет 1998 нче елда халык ярдәме, шулай ук өлкә хакимияте һәм шәһәр булышлыгы белән сафка бастырыла.

2022 нче елның 4 нче февралендә Новосибирск шәһәрендә беренче төбәкара “Себер мөселманнары дөньясы” күргәзмәсе ачылган иде. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлана. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Җәмигъ мәчетендә әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар, эшләнмәләр белән танышты. Алар арасында Дагыстандагы күргәзмәдән китерелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһис-сәламнең чәче һәм шәхси әйберләре дә бар.

4-7 февральгә кадәр дәвам иткән “Себер мөселманнары дөньясы” күргәзмәсендә берничә көн дәвамында ислам дине тарихына, бөек шәхесләренә багышланган фильмнарны карарга, гаилә һәм балалар тәрбиясе, хәләл продукция турында лекцияләр тыңларга, шулай ук татар халкының тормыш-көнкүреше белән танышырга мөмкинлек булды.

Исегезгә төшерәбез, 4 нче февральдә күргәзмәнең ачылу тантанасы зурлап оештырылды. Биредә Россия мөселманнары Диния Җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шулай ук Татарстан, Дагыстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дин әһелләре катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*