tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Бер учка сыя дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

ВИДЕО: “Бер учка сыя дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

Татар мәдәният үзәге. 14 апрель. Мәскәү өлкәсенең Щёлково шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе ӘЛФИЯ ШӘМСЕТДИНОВАның “Бер учка сыя дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Концертта махсус Казан кунаклары – Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыповлар, Татарстанның атказанган артисты Рафинат Сәлахов, җырчы Сиринә Зәйнетдинова, Мәскәү татар мәдәният үзәге артистлары – Зөлфия Хабибуллаева, Наилә Дүсмәтова, “Газиз” театры җитәкчесе Тәнзилә Хөснетдинова, нәфис сүз педагогы Асия Рахман катнаштылар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты җырчы һәм композитор Наилә Фатехова Әлфия Шәмсетдинова сүзләренә яңа җырын тәкъдим итте.

 

Видео: Роза Шакирова Ак калфак ютуб каналыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*