tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия фестивале узачак

ВИДЕО: Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия фестивале узачак

1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия  фестивале була. Татарстан җитештерүчеләре һәм якын-тирә төбәкләр тәкъдим иткән иң тәмле чәкчәкне ачыкларга җыеналар.

Иң кызыгы шунда: иң татлы чәкчәк күрмичә генә дегустация ясау алымы белән билгеләнәчәк. Бу турыда республика Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фестиваль кунаклары арасында чәкчәк һәм бавырсак пешерү осталарын билгеләү буенча да аерым конкурс үткәрү күздә тотыла. Моның өчен 2-5 кешедән торган команда тупларга кирәк. Барлык продуктларны да оештыручылар тәкъдим итә. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. «Чәк-чәй» фестивалендә фуд-кортлар, сәүдә рәтләре эшләячәк, мастер-класслар оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*