tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Буада «Гасыр чордашы Бакый Урманче: сында, моңда, шигърияттә…” дип исемләнгән китап бәйрәме үтте
ВИДЕО: Буада «Гасыр чордашы Бакый Урманче: сында, моңда, шигърияттә…” дип исемләнгән китап бәйрәме үтте

ВИДЕО: Буада «Гасыр чордашы Бакый Урманче: сында, моңда, шигърияттә…” дип исемләнгән китап бәйрәме үтте

Буа шәһәрендә «Гасыр чордашы Бакый Урманче: сында, моңда, шигърияттә…” дип исемләнгән китап бәйрәме үткәрелде. Биредә берьюлы дүрт китап тәкдим ителде.

Китап кыйммәтен белгән халык гел күркәм гамәлләр кылырга ашкынып тора. Бу юлы Буа якташлык җәмгыяте җирле хакимият белән берлектә берьюлы дүрт китап тәкъдир итү кичәсен оештырды. Төп чара башланганчы ук кунаклар Бакый ага рухын тоеп күргәзмәләр белән танышып йөрде. Сибгать Хәкимчәрәк әйтсәк
Бүген монда Бакый күргәзмәсе ,
Бүген монда хуҗа Урманче .
Йөрдем олы сәнгать дөньясында,
Йөрдем тәмам күңелем булганчы.

Дания Заһидуллина Шәхесләребез сериясеннән Бакый Урманче китабының фәнни мөхәррире. Үз чыгышында ул әлеге китап аша Бакый Урманченың философ, галим буларак ачылуын сөйләде. Шул ук китапның куъязмаларын һәм аннан тыш Бакый аганың Сайланма әсәрләр буларак тупланган шигырьләрен, шәхси архивында сакланган “Ибне Фазланның Болгарга килүе җыентыкларын гарәпчәдән гамәлдәге язмага Зөфәр Мөхәммәтшин тәрҗемә итеп ике телдә туплап биргән.

Аз гына вакыт эчендә зур эш башкару , Бакый ага мирасын җәмәгатчелеккә танытырга теләүчеләрнең бергәләп күмәк көч булып эшләү нәтиҗәсе. Әнә шул күмәк көч ,бердәмлек Бакый ага Урманче тарафдарларын туган төбәгендә очраштырды.

Буа якташлык җәмгыяте белән район җитәкчелеге ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләве нәтиҗәсендә ел әйләнәсе бик күп чаралар үткәрелде. Бакый ага Урманчега багышлаганы иң зурысы. Үзара хезмәттәшлек рәхмәт хатлары белән дә ныгытыла.

Бакый Урманче китапларын тәкъдир итү чарасына Казаннан Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, рәссамнәр, язучылар, сәнгать әһелләре кайтты.

Бакый ага калдырган мәңгелек йөзләр кичәдә тәкъдир ителгән “Искусство графики Бакый Урманче: Истоки, традиции и новаторство” дип аталган фәнни-монография дәрәҗәсендәге җыентыкка тупланган.

Шәхесләребез сериясеннән Бакый Урманче һәм шигырьләр җыентыкларын туплап бастыруда Буа якташлык җәмгыятенең, нефтьчеләр хәйрия фондының, нәшрият хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Юбилей елына шундый бай хәзинә белән килү, ул шатлыкны Татарстанның бик күп күренекле шәхесләре белән бергә уртаклашып, тәкъдир итү кичәсе уздыру да горурланырлык чара.

Кояш кебек җылы өләшкән Бакый ага Урманченың иҗади мирасын барлауны Буа якташлык җәмгыяте башлап йөрүчеләрнең берсе. Алар бөек сынчының улы белән дә гел аралашып, киңәш-табыш итә.
СНХ Айдар Урманче
Бакый Урманче улы
Буа якташлык җәмгыяте идарә әгъзаларының Бакый Урманчега багышланган музей төзү тәкъдимен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ә тәкъдир ителгән китапларда Буа шәһәрендә сафка басарга тиешле музейның рухи эчтәлеге, күргәзмә залларының нинди булырга тиешлеге күрсәтмә әсбап кебек әзерләп бирелгән.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*