tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бүген күренекле әдип Туфан Миңнуллинның туган көне

ВИДЕО: Бүген күренекле әдип Туфан Миңнуллинның туган көне

Бүген күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның тууына 86 ел. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Кама Тамагы районына эш сәфәре белән килде. Алар шагыйрнең туган ягын, аның исемендәге музейларны тагын да җанландыру турында сүз алып барды.

Кеше китә җыры кала. Җыры гына түгел тулы бер чор истәлек булып кала. Шул истәлекне саклап, киләсе буынга җиткерү максаты белән төрле чаралар үткәрелә, музейлар ачыла. Татар җанлы, милләпәрвәр Туфан Миңнуллин да бу эшне үзе исән чакта ук башлый.

СНХ Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары
Туфан Миңнуллинның мемориаль музей комплексына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары эш сәфәре белән килде. Хөрмәт йөзеннән, күңел кушканга, драматургның якты истәлегенә дип кайтты депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре. Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, Туфан Миңнуллинның мемориаль музей комплексын булдыруда үзенең бәясез өлешен керткән Лотфулла Шәфигуллин да үз сүзен әйтте.

Гомумән, Мәрәтхуҗа авылы тулысынча Туфан Миңнуллинга багышланган сыман. Татлы суы челтрәп аккан чишмәсе генә ни тора. Шунысын да әйтергә кирәк чишмәгә туктаусыз йөреп тора авыл халкы. Кемдер суга төшә. Кемдер олы җанлы шәхесне искә алырга, ә музей компелксы даими рәвештә кунакларын кабул итеп тора.

Туфан Миңнуллин үзе исән чагында ук Кама Тамагы район үзәгендә район башлыгы ярдәмендә музей ачып җибәрә. Биредә легендар шәхес, язучының үз куллары белән урнаштырып калдырган шәхси әйберләре. Бүген монда җыелган һәрбер кеше: “Туфан Миңнуллин безне үзе озатып йөри сыман, бар почмактан аның җылылыгы бөркелә” ди.
Алга таба Туфан Миңнуллин музеенда нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген хәл иткәннән соң очрашу Туфан Миңнуллин исемен йөрткән паркта, драматургның һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*