tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Федераль Сабан туен онлайн карарга чакырабыз

ВИДЕО: Федераль Сабан туен онлайн карарга чакырабыз

Быел XXI Федераль Cабантуе Нижневартовск шәһәрендә уза. 18 нче июньдә аның рәсми ачылышы булачак. 19 нчы июньдә  милли көрәш. Кызганыч, пандемия булу сәбәпле, киң мәйданнарга җыелып уеннар уйнау, җырлашып күңел ачу мөмкинлеге чикле. Федераль Сабан туена ел дәвамында әзерләнгән милләттәшләребез күңелендә барыбер Сабан туе рухы саклана. Без алар белән очраштык. Нижневартовскидан матур очрашу мизгелләре 19 нчы июньдә иртәнге сәгать 10.00 да Бөтендөнья татар конгрессы сайты аша күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз. Ә сәгать 11.00 дә милли көрәш башланачак. Ул да онлайн күрсәтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*