tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Халит Яруллин: “Яшьләр моңлы, борынгы көйләрне җырласыннар иде”

ВИДЕО: Халит Яруллин: “Яшьләр моңлы, борынгы көйләрне җырласыннар иде”

“Дөнья” студиясендә кунакта гармуннар төзәтүче Халит Яруллин. Гармунда уйнарга ул үзлегеннән өйрәнә. Балачактан ук хыялы булса да, гармунда уйнау теләгенә буйга җиткәч, эшли башлагач кына ирешә. беренче хезмәт хакына сатып ала ул аны һәм армия хезмәтенә гармунын сыздырып уйнап китә. Аннары инде уен коралларын төзәтергә дә өйрәнә. Теләге булмаса да, күрше авыл абзые аны хәйлә белән гармун төзәтүгә тарта. Ничек итеп? Бу хакта Халит абый тапшыруда бик кызык итеп сөйли.   “Бүген бу шөгыль минем күңел юанычым,”-ди ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*