tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Идел буе федераль университетында бөтендөнья лингвистик саммиты үтте
ВИДЕО: Идел буе федераль университетында бөтендөнья лингвистик саммиты үтте

ВИДЕО: Идел буе федераль университетында бөтендөнья лингвистик саммиты үтте

Идел буе федераль университетында бөтендөнья лингвистик саммиты үтте. Әлеге саммит 2023нче елда Казан базасында бөтендөнья тел белгечләренең көнгрессын оештыру өчен әзерлек булып тора.

Олы экраннар, микрофоннар һәм камералар – КФУ саммитны башларга әзер. Россия Федерациясендә беренче тапкыр үткәрелә торган күрешү Zoom аша үтә. Бүгенге көндә конгресста илледән артык катнашучы бар. Элемтәгә чыккан галимнәр киләчәккә планнарны фикерләшер өчен саммитка килде. Кайберәүләре Казаннан элемтәгә чыкты.

Конгресның эше төрле өлкәләргә кагыла.Иң беренче чиратта, әлбәттә, телләрне саклау. Татарстанда әлеге эш бик актив алып барыла. Республикабыз галимнәре дә дөнья күләмендә тануны алды. Шулай ук, шәһәребездә күп кенә милләтләр бергә яши. Әлеге сәбәпләр конгрессны Казанда үткәрү өчен старт бирде.
Киләчәктә Казан – татарларның гына түгел, башка милләт халыкларының башкаласы булыр. Бөтендөнья тел белгечләре конгрессының официаль сайты – рус, инглиз телләре белән беррәттән татар телен дә официаль теле итеп билгеләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*