tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Истанбулда төрек пешекчесе Ясин татарның итле бәлешен пешергән

ВИДЕО: Истанбулда төрек пешекчесе Ясин татарның итле бәлешен пешергән

Истанбул шәһәрендә татар яшьләре милли ашларыбыз буенча беренче тапкыр мастер-класс үткәрде. Бу хакта Төркиядәге милләттәшебез Айгөл Галиуллина хәбәр итә.

Мастер-класста итле бәлешне төрек аш-су остасы Ясин пешергән. Ясин татарча сөйләшергә өйрәнгән. Хәзер милли ризыкларыбызны пешерү серләренә төшенә.

“Бу очрашу – татарча сөйләшү, аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды,”-ди Айгөл. Ясинга бәлеш пешерергә татар яшьләре булыша. Кызлар калфак киеп, алъяпкычларын ябып килгән.

Татарча җырлар да җырлаганнар. Бәлеш пешеп чыккач, самовар куеп, бергәләп җыелып чәй эчкәннәр. Бәлеш янына кыстыбый да әзерләгәннәр. Пилмән дә ясадык, ди Айгөл.  Яшьләргә мондый очрашуны оештыруда Төркиядәге милләттәшебез Гөлтән Ураллы булышкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*