tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исемең калды моңлы бер җыр булып
Исемең калды моңлы бер җыр булып

Исемең калды моңлы бер җыр булып

Үткән атнада, 18 октябрь көнне, Спас районы Бозлау авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының “Милли көй” өлкә фестиваль-конкурсы узды. Быел ул бөек татар җырчысы, якташыбыз Хайдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды һәм “Нижгарның моңлы сандугачы” дип аталган иде. Аны гамәлгә куючылар – өлкә хөкүмәтенең мәдәният һәм эчке региональ сәяхәт министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы. Төп оештыручылары – “Халык иҗаты үзәге” өлкә дәүләт мәдәни автономия үзәге, өлкә татар автономиясе һәм аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы, Спас районы администрациясе, өлкә “Туган як” газетасы редакциясе һәм, әлбәттә, Бозлау авыл администрациясе белән җирле мәдәният йорты.

Бу көнне Бозлауда зур бәйрәм – иҗат бәйрәме булды – клубның алды, тирә-ягы төрле транспорт белән тулды, клуб эче берсеннәнберсе матур милли костюмнар кигән үзешчәннәрдән гөж килде. Аларның күбесе үзара таныш, шуңа да мөмкинлектән файдаланып, рәхәтләнеп аралаштылар.

Фойедагы өлкә татар автономиясе оештырган конкурслар җиңүчеләренең, район татар авылларында яшәүче осталарның кул эшләреннән торган һәм татар халкына кагылган бүтән тематик күргәзмәләр фестиваль-конкурска аерым бер ямь өстәде.
Спас районы өлкә хөкүмәте гамәлгә куйган максатчан программаларда һәрвакыт актив катнаша һәм агымдагы елда барча проектларны тормышка ашыруны өлкә буенча беренчеләрдән тәмамлаган. Һәм нәкъ 18 октябрь көнне өлкә масса-күләм информация чараларыннан ике дистәгә якын журналист өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев җитәкчелегендә район авылларында булып, эшләнгән эшләрне карадылар. Әлбәттә, Бозлауга да килделәр. Аларны һәм район администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкованы Татар Моклокасының “Сәрбиназ” төркеме матур итеп каршы алды, милли ашлар тәкъдим итте.

Фестиваль Хайдәр ага башкаруында җыр язмасы белән башланды, экранда аның тормышын, иҗатын чагылдырган видеопрезентация гел күрсәтелеп торды.
Бу чара кысаларында өч юбилейлы дата – Хайдәр Бигичевның 70 еллыгы, клубның 20 еллыгы (ул 1999 ел ахырында ачылган) һәм районның 90 еллыгы да искә алынды. Клуб директоры Равил Талипов белән китапханәче Адилә Нафеева кунакларны, тамашачыларны ике телдә матур итеп сәламләделәр, укучылар өч юбилейлы датаны үз эченә алган бәйрәм турында шигырьләр сөйләделәр. Аннары район үзәгенең “Раздолье” төркеме чыгышыннан соң район мәдәният бүлеге хезмәткәре, төрле дәрәҗәдәге бик күп конкурсфестивальләр лауреаты һәм дипломанты Гүзәлия Зиннәтуллина Хайдәр Бигичев репертуарыннан Үткән атнада, 18 октябрь көнне, Спас районы Бозлау авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының “Милли көй” өлкә фестиваль-конкурсы узды. Быел ул бөек татар җырчысы, якташыбыз Хайдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды һәм “Нижгарның моңлы сандугачы” дип аталган иде.

.

 

Аны гамәлгә куючылар – өлкә хөкүмәтенең мәдәният һәм эчке региональ сәясәт министрлыклары, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Төп оештыручылары – “Халык иҗаты үзәге” өлкә дәүләт мәдәни автономия үзәге, өлкә татар автономиясе һәм аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы, Спас районы администрациясе, өлкә “Туган як” газетасы редакциясе һәм, әлбәттә, Бозлау авыл администрациясе белән җирле мәдәният йорты. “Тәфтиләү”не искиткеч итеп башкарды.

Фестиваль программасын Түбән Новгородтан килгән Альберт Юсупов һәрвакыттагыча оста итеп алып барды һәм беренче сүзне Александр Ефремцевка бирде. Өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов үзенең чыгышында клуб бинасының төзелү тарихына кыскача тукталып үтте һәм кунакларга рәхмәт әйтеп, катнашучыларга уңышлар теләде.

Конкурста катнашырга 130дан артык кеше теләк белдергән иде, 45 номер булды. Чыгышларны Татарстан Республикасы кунаклары, “Татар моңы” халыкара җыр конкурсы лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова белән Рөстәм Насыйбуллиннан һәм Гүзәлия Зиннәтуллинадан торган абруйлы жюри бәяләде.
Программаны Татар Моклокасының төрле конкурс-фестивальләр җиңүчесе, күптән түгел генә Казанда узган XII Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивальконкурсында катнашып, дипломант булып кайткан “Сәрбиназ” төркеме башлап җибәрде. Чыгышлары бик үзенчәлекле иде – “Аулак өй” форматында “әби” Хайдәр Бигичев турында язылган китап белән таныштырды, ә “кызлар” аның репертуарыннан җырлар башкардылар.

Тулаем алганда, фестиваль программасы бик бай иде – Спас, Сергач, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан, Дзержинск шәһәреннән килгән аерым башкаручылар һәм коллективлар вокал, хореография, инструменталь иҗат, фольклор жанрларында ярыштылар. Әйтергә кирәк, барлык номерлар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. 45 номерның һәрбересен язып бетергесез, шулай да кайберләренә аерым тукталып үтик. Дзержинсктан килгән яшь башкаручылар соклану хисе уятты – Эльвина Суслованың “Миләшләрем”, Эмилия Гаязованың “Су буйлап”, Динара Эксанованың “Туган як”, Алина Илькаеваның “Туган тел” җырларын башкарулары, Динара Умаеваның биюе югары дәрәҗәдә әзерләнгән чын сәнгать номерлары иде. Шулай ук бу шәһәрдә яшәүче Кочко-Пожар оныгы Рушан Жиһаншинның баянда уйнавы да кайнар алкышларга лаек
булды. Пильна районы Сафаҗай үзешчәннәре Шәмилә Айнетдинова белән Илгиз Измайловның дуэт белән башкарган “Ак чәчәкләр” җырын тамашачы сихерләнеп тыңлады, аерым-аерым җырлауларын да алкышларга күмеп, “браво!” дип кычкырдылар. Алгарак китеп әйтик, аларның бүләксез калулары очраклы килеп чыкты, бу хатаны оештыручылар 22 ноябрьдә Түбән Новгородта узачак гала-концертта төзәтерләр, ә әлегә гафу үтенәләр шулай килеп чыккан өчен.

Спасның “Арт-Септима” вокаль студиясе кызларының чыгышлары югары профессиональ дәрәҗәдә булды. Кочко-Пожар үзешчәннәре, һәрвакыттагыча, матур чыгышлары белән шатландырды – Асия Насибуллина, Вафа Курамшин, Наилә Жиһаншинаның җырлаулары, әтиле-уллы Азат һәм Марат Жиһаншиннарның баянда уйнаулары, “Заман яшьләре” кызларының типтереп биюләре кемне дә битараф калдырмады. Азат Жиһаншин җитәкчелегендәге яңа гына төзелгән фольклор төркемнең бу көнне дебюты булды – бик оста итеп “Авыл күренеше” дип аталган сәхнәләштергән күренеш күрсәттеләр. Чалгы сугу, пычкы кайрау, тирес сугу кебек элеккерәк көндәлек эшләрне шул хәтле китереп уйнадылар, халык ах итте, дебют бик уңышлы булды.

Бозлауның “Алтын хәзинә” төркеме дә “Йөзек төшерәм” уенын искиткеч итеп сәхнәләштергән иде. Алып баручы Альберт сүз остасы гына түгел, бик матур җырлый да икән, “Эх, гомер итәбез” дигән шаян җыр башкарып, тамашачы күңелен яулады.
Мөтеравылдан Жалиловлар гаиләсе тамашачыга яхшы таныш, бу юлы да әниләре Лима ике кызы белән бик матур шаян бию күрсәттеләр.

Тукай, Бозлау, Татар Моклокасы (Спас районы), Петрякс (Пильна районы), Зур Рбишча, Пашат, Яндавишча (Кызыл Октябрь районы) үзешчәннәренең чыгышлары да кайнар алкышларга күмелде. Иң мөһиме – Хайдәр Бигичев репертуарыннан күп җырлар башкарылды.

Жюриның эше бик авыр булгандыр дип уйлыйм, әмма конкурс булгач иң-иңнәрне билгеләргә кирәк, ә алар нәтиҗәләр чыгарганчы Зур Рбишчадан җырчы-баянчы, июльдә Уразавылда бөек җырчы истәлегенә уздырылган фестиваль-конкурс җиңүчесе Ваиз Хайретдинов берничә җыр башкарды, үткән елгы “Милли көй” фестиваленең гран-при иясе Рауза апа Невмянова белән Җәүһәрия апа Сяфукова мөнәҗәт әйттеләр, бүтән җирле үзешчәннәр дә җырлады.

Ниһаять, жюриның эше тәмамланганны белдереп, Альберт барлык катнашучыларны, жюри әгъзаларын сәхнәгә чакырды. Рамил Әхмәтович катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, бу грандиоз чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен Равил Талиповка, Адилә Нафеевага, клубның художество җитәкчесе Үмәр Нафеевка, авыл администрациясе башлыгы Али Аймасовка, Җәүдәт Мтиуллинга ТРсы мәдәният министрлыгы, Спас районы администрациясе һәм өлкә татар автономиясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды һәм клубка кыйммәтле бүләк бирде. Бу чараны уздыруда финанс ярдәм күрсәткән спонсорлар Ирек Салихҗанов, Халит Сафин һәм Рамил Абдуллинга, шушы мәдәният йортын төзегәндә ярдәм иткән билгеле меценат Рәшит Баязитовка Сиринә ханым белән Рөстәм әфәнде Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Рамил Әхмәтович белән Гүзәлия Рафакимовна да шундый ук Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Ниһаять, иң дулкынландырган мизгел – җиңүчеләрне игълан итү мизгеле килеп җитте. Жюри карары буенча, өч беренче, өч икенче, өч өченче урыннар бирелде һәм гран-при иясе билгеләнде. Беренче дәрәҗә лауреат исеменә Кочко-Пожарның “Заман яшьләре” белән “Чулпан” фольклор төркеме һәм Бозлаудан Җәмилә Салихова лаек булдылар. Аларны Сиринә Зәйнетдинова белән Рөстәм Насыйбуллин бүләкләде. Икенче урыннар Вафа Курамшинга (Кочко-Пожар), Рушан Жиһаншинга (Дзержинск) һәм “Алтын хәзинә” төркеменә (Бозлау) бирелде. Аларга бүләкләрне Ваиз Хайретдинов тапшырды. Өченче дәрәҗә Дипломнар белән Асия Насибуллина (Кочко-Пожар), Карина Эсатова (Спас) һәм Адилә Махмутова (Татар Моклокасы) бүләкләнделәр. Дипломнар һәм бүләкләрне, шул исәптән “Туган як” редакциясенең махсус бүләген дә газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов белән Гүзәлия Зиннәтуллина бирделәр. Ә гран-прины Рамил Әхмәтович Хәсән Бәдретдиновка (Татар Моклокасы) тапшырды.

Иң яшь катнашучы булган Карина Эсатованы (Спас) Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы рәисе Надирә Абдулганиева бүләкләде. “Тамашачы мәхәббәте” призына Марат Жиһаншин (Кочко-Пожар) лаек дип табылды.
Шулай ук һәр катнашучы автономия исеменнән Рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.

Фестиваль-конкурсны әзерләү, уздыру буенча күп эшләр башкарган автономиянең башкарма директоры урынбасары, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллинна белән Динара Халиловага Рамил Әхмәтович Рәхмәт хатлары тапшырды. “Үзебезнең телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган, аларны саклап үстерүгә зур көч куйган өчен рәхмәт барчагызга. Катнашучылар арасында балаларның күп булуы шатландыра, димәк, мондый фестивальләрнең, татар җырмоңының киләчәге бар”, – диде Зилә ханым һәм Хайдәр Бигичевның иҗаты, тормыш юлы буенча автономия оештырган конкурста актив катнашкан өчен Адилә Нафеева белән мәктәп укучысы, бозлаулы Эльвина Талипованы бүләкләде.
Тулаем алганда, фестиваль зур оешканлык белән узды, барлык катнашучылар кайнар аш белән тәэмин ителде, төрле авыллардан килгән үзешчән коллективларга өс киемнәрен алмаштыру өчен махсус палаткалар булдырылган иде. Район, авыл администрацияләренә, Бозлау клубы хезмәткәрләренә, администрациядә эшләүче ханымнарга рәхмәт. Спас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Синевага аерым рәхмәт әйтәсе килә, ул бу чараны оештыруны үз контролендә тотты.
Хайдәр абыйның рухы шат булгандыр дип ышанасы килә, ә аның иҗаты күңелләрдә мәңге сакланыр.

Тагын ни әйтергә, яңа очрашуларга кадәр, дуслар, ә җиңүчеләр белән 22 ноябрьдә Түбән Новгородта очрашырбыз, Алла бирсә.

Наилә ЖИҺАНШИНА.
Илнар САДЕКОВ фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*