tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәктәбендә кем укырга тиеш?
Татар мәктәбендә кем укырга тиеш?

Татар мәктәбендә кем укырга тиеш?

«Телелебезне, милли гореф-гадәтне, тарихны милли рух саклый», – дип белдерде Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин. Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә татар мәктәпләрендәге үткән һәм бүгенге вәзгыять турында сөйләде.

«90 нчы елларда татар мәктәпләре ача башладык. Беренче чиратта, моңа кем каршы чыкты дип уйлыйсыз? Авылдан чыккан, татар мәктәбендә укыган татар телле милләттәшләр. «Юк, мин татар мәктәбенә каршы, үзем русча белмәдем, шуңа күрә күп газаплар күрдем», – диючеләр аз булмады. Димәк, аларда милли рух тәрбияләнмәгән», – диде Раиф Зиннәтуллин.

Методист бу күренешне Совет чорындагы вазгыять белән бәйли. Түгәрәк өстәл спикеры татар телен белмәгән, әмма татар рухы көчле булган кешеләр барлыгын искәртте. Шул ук вакытта, татар мәктәбен ким күргән зыялылар да юк түгел.

«Кызганычка каршы, күп кенә татар галимнәре, язучылар, журналистлар гаиләләре үз балаларын һәм оныкларын рус мәктәпләренә бирүне дәвам иттеләр. Ә татар мәктәбендә кем укырга тиеш? Авылдан килгән, русча начар белгән бала – татар мәктәбенә, ә галим, язучының баласы рус мәктәбенә барырга тиешме? Милли рух гаиләдән башланырга тиеш дип уйлыйм. Бу эшне балалар бакчасы һәм мәктәп дәвам итә алачак», – диде Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты.

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясендә «Татарлык нәрсә ул?» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Айгөл ЮНЫСОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*