tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара

ВИДЕО: “Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара

Беренче китап китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте ике атнада сатылып беткән иде. Ә шушы көннәрдә Кәрим Караның “Җиләкле алан” китабы” тәкъдим ителде. Билгеле , шул ук вакытта билгесез язучы белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Кәрим Караның хикәя һәм повстьлары гаммәви чараларда еш басыла, шул исәптән “Казан утлары”нда да.
Тормышның ачысын-төчесен балачактан күреп үскән авыл малае ул. Геройлары да, үзе кебек. гади авыл кешеләре. Сыер савучылар, укытучылар. Ул аларны идеаллаштырмый. Ничек бар шулай яза. Хикәя һәм повестьларның исемнәре дә тормышчан. Аның әсәрләрендә уңай һәм тискәре герой аерымачык бирелми. Совет заманында булса, тәнкыйтьчеләр , анализлый алмый азапланыр иде дип, искәртте Рөстәм Галиуллин.
Кәрим Караның шушы арада гына да берьюлы ике китабы чыкты. Күптән түгел узып киткән гомер бәйрәменә менә дигән бүләк.
Китапны тәкъдим итү чарасын алып барган Рафис Корбан иң әүвәл Кәрим Караның тәрҗемәи хәле белән таныштырды.
Язучылар шатлыгын уртаклашырга килүчеләр арасында аның авылдашы Зифа Кадыйрова да бар иде. Беренче әсәре унбиш яшьләр тирәсендә басылып чыга. Ул чактагы шатланулар, ул чактагы очынулар дип искә ала яңа китап авторы. Нәкъ шул тойгы күпләргә зур иҗатка беренче сукмак була. Кәрим Кара псевдоним. Аның үз исеме исеме Һади. Алга баручы дип тәрҗемә ителә. Тукталып калмау, гел алга бару Кәрим Караның тормыш шигаре.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*