tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда «Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе эшли

ВИДЕО: Казанда «Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе эшли

Казанның «Хәзинә» һәм Татар шамаиле күргәзмәсендә «Шәмаил арт-2021» каллиграфия эшләреннән торган күргәзмә эшли. Күргәзмәне «Пушкин картасы» программасы белән дә карап була.

“Шәмаил арт” – гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате темасына караган рәссамнар иҗатын берләштергән күргәзмә. Бу чара гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате темасына мөрәҗәгать итүче рәссамнарны берләштерә.
Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Екатеринбург, Петербург һәм Мәскәү рәссамнары һәм каллиграфлары катнаша. 2021 елгы фестиваль Татарстан Республикасында игълан ителгән “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” һәм Габдулла Тукайның 135 еллыгы белән бәйле. Быелгы экспозиция төрек остасы Левент Карадуманның каллиграфик эшләре белән үзенчәлекле. Левент Карадуман бүгенге көндә Төркия ислам сәнгате өлкәсендә танылган эксперт һәм Төркиядә борынгы кулъязмаларны реставрацияләүчеләрнең берсе.

Татар шәмаиле галереясе татар халык сәнгате традицияләрендә, пыялада эшләнгән график әсәрләр һәм шамаилләрне тәкъдим итә. Татар халкы мәдәниятенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләрнең темасы Нәҗип Нәккашның шамаилләр сериясе дә тәкъдим ителә.

Тамашачылар Роза Хуҗина, Гөлназ Исмәгыйлева, Әлфия Исхакова, Айрат Хисмәтуллин, Айзат Минһаҗев эшләрен дә карый ала.
Күргәзмә кысаларында теләүчеләр пыялада рәсем сәнгате һәм исемнәр язу буенча мастер-классларда, хәзерге сәнгатьтә каллиграфиянең юнәлешләре турында лекция һәм мастер-классларда да ала.

«Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе 17 октябрьгә кадәр эшли.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*