tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда танылган табиб Камил Зыятдинов истәлеге мәңгеләштерелә

ВИДЕО: Казанда танылган табиб Камил Зыятдинов истәлеге мәңгеләштерелә

Казанда танылган табиб Камил Зыятдиновның истәлеге мәңгеләштерелә. 10 июльдә сәгать унбердә мемориаль такта ачу тантанасы була.

Истәлек тактасын 18 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе диварына урнаштыралар. Әлеге бинада легендар белгеч баш табиб булып эшләгән. 1994-2007 елларда – Камил Зыятдинов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләде. Бу тармак өчен иң катлаулы чор булды. Кыенлыкларга карамастан, ул профессиональ коллективны саклап кына калмыйча, матди-техник базаны да шактый көчәйтә алды. Аның җитәкчелегендә республикада өч йөздән артык яңа сәламәтлек саклау учреждениесе файдалануга тапшырылды. Камил Зыятдинов аналар һәм балалар сәламәтлеген ныгытуга, яман шеш, йөрәк авыруларын дәвалауга аерым игътибар бирде. Буа районында туып-үскән белгеч халыкара дәрәҗәдә дә танылды. Ул – 250 фәнни хезмәт авторы. Аларны җир шарының төрле почмакларында табиблар куллана.

trt-tv.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*