tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә Республикакүләм «Татар кызы 2021» бәйгесе узды

ВИДЕО: Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә Республикакүләм «Татар кызы 2021» бәйгесе узды

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә «Судостроитель» мәдәният йортында Республикакүләм «Татар кызы 2021» бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә иң булган, чибәр, сылу кызлар катнашты. Урта Шән авылыннан Диана Фәрхуллина, Сосновка шәһәреннән Регина Кадыйрова, Наилә Шаязова һәм Айгөл Ибраһимова, Кызыл Алан бистәсеннән Наилә Низамеева һәм Рамилә Миннемуллина катнашты. Бәйге берничә этаптан торды: үзең белән таныштыру, иҗади номер, шигъри бәйге, татар халкының милли ризыкларын әзерләү, дефиле, «Минем исемем» бәйгесе, исемнәренең тарихын, мәгънәсен аңлатырга тиеш булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*